16+

Җәмилә җенләнсәме?

Татар Талкышы авылы мәдәният йортында, авыл үзешчәннәре көче белән, «Җәмиләнең җенләнүе» (Фоат Садриев әсәре буенча) исемле спектакль куелды.

Җәмилә җенләнсәме?

Татар Талкышы авылы мәдәният йортында, авыл үзешчәннәре көче белән, «Җәмиләнең җенләнүе» (Фоат Садриев әсәре буенча) исемле спектакль куелды.


Әсәрдәге вакыйгалар хәзерге заман килене Жәмилә (Гөлназ Исмәгыйлова) белән Миңлебикә атлы каенана (Рәмзия Сафина) тирәсендә кайный. Башка артистларыбыз - Әминә Мусина, Рамилә Сатдарова, Гөлнәфис Гафиятуллина, Гөлсинә Камалова, Гөлчәчәк Сафиналарның уйнавын тамашачы алкышларга күмде. Чын артистлардан бер дә кимен куймадылар. Тормыш мәшәкатьләрен бер читкә куеп, авыл халкына күңелле мизгелләр бүләк итәр өчен бик күп көч куйды алар. Кечкенә генә әсәрне сәхнәләштереп, тамашачыга җиткерү өчен дә зур тырышлык һәм осталык кирәк шул. Шуңа да үзешчәннәребезнең спектакльләр куюы, сәхнә күренешләре әзерләве аерым мактауга лаек.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading