16+

Милли китап­ха­нәнең 150 еллыгы уңаеннан чыккан басмалар тәкъдир ителде

Татарстан Милли китап­ха­нәсендә аның 150 еллыгы уңаеннан чыккан басмалар тәкъдир ителде. Китапханә директоры Сөембикә Җиһаншина юбилей елында башкарган эшләре белән таныштырды. Басмаларның барысы да үзләренең типографиясендә басылган.

Татарстан Милли китап­ха­нәсендә аның 150 еллыгы уңаеннан чыккан басмалар тәкъдир ителде. Китапханә директоры Сөембикә Җиһаншина юбилей елында башкарган эшләре белән таныштырды. Басмаларның барысы да үзләренең типографиясендә басылган.

Милли китапханә тарихы турындагы моңа кадәр күрелмәгән альбомны Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев төзегән. Анысы Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән. «Халыкның бәясе аның мәдәни байлыгы белән исәпләнә. Электән үк татар халкы китаплы булган. Китап яшәгәндә, халык яшәр», - диде Разил әфәнде.
Альбомны бизәүдә Григорий Эйдинов, Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Фәрит Гобәев, Нурислам Исмәгыйлев кебек рәссамнар, фотографлар катнашкан. «Без, альбомны эшләгәндә, китапханәнең байлыгын күреп сокландык. Аны яхшы эшләмичә мөмкин түгел иде», - ди Григорий Эйдинов. Милли китапханә типографиясендә нәшер ителгән басмаларны төзүдә биредә эшләүче хезмәткәрләр үзләреннән зур өлеш керткән. Аларның кайберләре үз фикерләре белән уртаклашты.

«Татарстан Милли китапханәсе: тарих һәм хәзерге заман» дигән библиографик күрсәткеч бастырылган. Анда 2 меңнән артык китапка тасвирлама бирелгән.
Кичәдә галим Фоат Галимуллин китапханәнең роле турында сөйләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading