16+

Милли җырлы-биюле уеннарның видеохрестоматиясен эшләгәннәр

Традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен һәм фольклорын саклау һәм үстерү максатыннан, милли җырлы-биюле уеннарның видеохрестоматиясен эшләгән.

Милли җырлы-биюле уеннарның видеохрестоматиясен эшләгәннәр

Традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен һәм фольклорын саклау һәм үстерү максатыннан, милли җырлы-биюле уеннарның видеохрестоматиясен эшләгән.

«Әйлән-бәйлән. Татарстан халыкларының традицион балалар уеннары» проектында татар, рус, керәшен, чуаш, удмурт, мари һәм мордва уеннары тәкъдим ителә. Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова сүзләренчә, проект «Татарстанда дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү, үстерү» дәүләт программасы кысаларында барлыкка килгән. Проект җитәкчесе – Татарстан халыклары ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров.

– Татарстан халыклары ассамблеясе белән тыгыз эшлибез. Бу безнең икенче зур проектыбыз. Аңа кадәр балалар өчен «Татарстан халыклары бәйрәмнәре» дигән интерактив энциклопедия эшләгән идек. Анда республикада яшәүче рус, татар, мари, удмурт, чуваш мордва һәм керәшен татарларының Каравон, Сабантуй, Семык, Гырон-Быдтон, Уяв, Балтай, Питрау кебек милли бәйрәмнәре турында зур мәгълүмат бирелгән. Без телебезне, гореф-гадәтләребез, йолаларыбызны сакларга кирәк дип күп сөйлибез. Ә моның өчен иң беренче чиратта аларны яшь буынга тапшырырга кирәк. Борынгыдан килгән мирасыбызны киләчәк буыннарга җиткерергә тиешбез.
Энциклопедия үз милләтең генә түгел, синең белән күрше булып яшәгән халыкларның бәйрәмнәре белән дә танышырга мөмкинлек бирә. Китапта бәйрәмнәр генә түгел, анда уйнала торган уеннар, җырлана торган җырлар, биюләр, милли кием үрнәкләре һәм ризыклар да урын алган. Быел исә балалар өчен милли уеннарны барлап, аларны видеога төшереп, махсус хрестоматия ясадык. Моны эшләү авыр булмады. Ни өчен дигәндә, узган елны Әлки районында I республикакүләм «Әйлән-бәйлән» Татарстан халыклары милли уеннары фестивален уздырган идек. Шуның нәтиҗәсе буларак, видеохрестоматия барлыкка килде. Фестиваль быел да үтәчәк, – дип сөйләде ул безгә.
Видеохрестоматиянең үзенә килгәндә, аның белән tatfolk.ru сайтында танышып була. Әңгәмәдәшемнең сүзләренә караганда, ул балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәктәп укытучылары өчен дә, төрле бәйрәмнәр оештыручылар өчен дә кулланма булып тора. Һәр халыкның биредә бишәр-җидешәр уены бирелгән. Аларны видеодан карап була. Һәр видео астында кыскача гына итеп уен тәртибе дә язылган. Биредә татарларның «Чума үрдәк, чума каз», «Мәче-тычканлы», «Буяулы», «Кунакка йөрешү» уеннарын күрергә була. Керәшен татарларының «Токмачлы», «Алтылы», русларның «Завивайся, капуста», чувашларның «Әби», «Йомырка тәгәрәтү», удмуртларның «Мунча себеркесен бәйләү», мордваларның «Яулык», мариларның «Чабаталы уен» һәм башка уеннары бик мавыктыргыч итеп бирелгән.
– Уеннарны күзәткән вакытта гына да бала анда үзе өчен күп мәгълүмат ала. Милли уеннар гына түгел, тел белән дә, милли костюмнар да, җыр-биюләр, шул милләтнең көнкүреш тормышы белән дә таныша. Милли уеннар балага белем һәм тәрбия бирү ягыннан зур әһәмияткә ия, – ди Фәнзилә ханым.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X