16+

Министр Равил Кузюров: «Татарстанга урманнар әле дә җитми»

2018 елда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре имән һәм каен агачларының «in-vitro» төрен булдырган. «Бу төр агачлар гадәттәгедән тизрәк үсә», – дип белдерде Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров министрлык эшенә еллык нәтиҗә ясаган вакытта.

2018 елда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре имән һәм каен агачларының «in-vitro» төрен булдырган. «Бу төр агачлар гадәттәгедән тизрәк үсә», – дип белдерде Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров министрлык эшенә еллык нәтиҗә ясаган вакытта.

Урман хуҗалыгы министрлыгының иң зур җиңүе – Татарстан урманнарында сигез ел дәвамында янгыннар булдырмау. Моның өчен тәүлек дәвамында янгын сүндерүчеләр сакта тора икән. Быел 183 көн дәвамында янгын чыгу куркынычы югары булган.

Кызганыч, урманнарның кимүендә табигый бәла-казалар гына түгел, кеше дә гаепле. Узып баручы елда гына да урманнарга зыян салган 651 очрак теркәлгән. Акчалата карасак, урманнарга китерелгән зыян күләме 6,5 миллион сумга җиткән. Декабрь аенда гына да Әлки, Минзәлә, Саба районнарында чыршы, нарат агачларын законсыз рәвештә кискән алты очрак теркәлгән. Шулай итеп, Яңа ел алдыннан акча эшләп каласы килгәннәр урманнарга 14,4 мең сумлык зыян салган.
Моннан тыш Россия урманнарын төрле авырулар, агачлар өчен зыянлы булган бөҗәкләр боза. Ләкин Идел буе районы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Александр Орнатский сүзләренчә, Татарстанга бу проблема янамый әле.

– Сездә урманнарны санитар чистарту эше яхшы бара. Моңа Татарстанда кертелгән урманнардан корыган агачларны утын өчен куллану мөмкинлеге дә тәэсир иткәндер, – диде ул.
Киләсе елга министрлык үз алдына республика урманнарының электрон картасын булдыру бурычын куя.
Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин урман хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләрнең тиешле дәрәҗәдә хезмәт хакы алмауларына басым ясады.
– Бүген аларның эш хакы 19 800 сумны тәшкил итә, бу, әлбәттә, бик аз сан. Киләсе ел республикада Эшче һөнәрләр елы дип билгеләнде. Шуңа да эшчеләргә барлык шартлар тудырырга кирәк, – диде ул.

Премьер-министр шулай ук Татарстанда урман хуҗалыгы өлкәсендә кече һәм урта бизнес үсеш алмавына басым ясады.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда урманнарның гомуми мәйданы 1 миллион 271 мең гектарга җиткән. Бу – барлык территориянең 17,5 проценты урманнардан тора дигән сүз.
– Шулай да Татарстанны урманнарга бай төбәк дип әйтеп булмый. Урманнарны кисүе җиңел, ә менә үстерү зур тырышлык һәм вакыт сорый, – ди Равил Кузюров.
Узып баручы елда 2379 гектар җирдә урманнарны яңарту эше алып барылган. 1799 гектар җирдә агачлар утыртылган. Үсентеләрнең уртача яше – 53 ел.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading