16+

Минтимер Шәймиев: «Чыңгыз Айтматов белән дуслар идек»

Татарстан Фәннәр академия­сендә язучылар һәм интеллектуаллар өченче тапкыр Чыңгыз Айтматов укуларына җыелды. Форум «Глобаль үзгәрешләр чорында кеше һәм мәдәният» темасына багышланган иде. Җыенга Кыргызстаннан да кунаклар килде.

Минтимер Шәймиев: «Чыңгыз Айтматов белән дуслар идек»

Татарстан Фәннәр академия­сендә язучылар һәм интеллектуаллар өченче тапкыр Чыңгыз Айтматов укуларына җыелды. Форум «Глобаль үзгәрешләр чорында кеше һәм мәдәният» темасына багышланган иде. Җыенга Кыргызстаннан да кунаклар килде.

Шулай ук «Глобальләшә торган дөньяда милли әдәбиятның роле» темасына түгәрәк өстәл уздырылды. Анда катнашучы Төркия, Дагыстан, Әзәрбайҗан, Кыргызстан, Үзбәкстан вәкилләре үз төбәкләрендә булган әдәби мәсьәләләргә кагылса, Россия әдәбиятын Ижевск, Грозный, Уфа, Алабуга, Чаллы, Кукмара, Симферополь һәм, әлбәттә, Казан галимнәре тәкъдим итте.

Ни өчен зур шәһәрләр арасында Кукмара да бар дип гаҗәпләнүчеләр бардыр бәлки. Айтматовның әнисе шул яктан бит. Хәтта әнисенең туган ягына кайтып, ул җирләрне күрергә дә хыяллана. Шуның өчен Татарстанга да килә. Әмма бик нык авырып китеп, Кукмарага бара алмый кала.
Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Чыңгыз Айтматов белән дус булган. Һәм Минтимер Шәрип улы моның белән чиксез горурлануын яшерми дә.

– Айтматов укулары бик актуаль бурычлар белән бәйле. Без үзебез үк, глобальләшү процессы җимешләрен татып, бу тормышта тыныч яшәү юлларын табарга тиешбез, – ди Минтимер Шәймиев.
Дәүләт Киңәшчесе язучының «Хуш, Гөлсара» әсәрен әле бала чакта бер төн эчендә укып чыкканын да әйтте.

– Аның фикерләү дәрәҗәсе бик югары. Без – ул (Чыңгыз Айтматов. – Л.Л.) һәм Олжар Сөләйманов – дуслар идек. Алар мине – Татарстан Президентын – үз даирәләренә керткәнгә сөенеп йөрдем. Бу бит бик кыйммәт, – дип, хатирәләрен барлады Минтимер Шәрип улы. Ул шулай ук һәркем үз ролен аңлап, мәдәниятара багланышларны торгызу юллары турында уйларга кирәклегенә басым ясады.

– Федератив дәүләттә үз юлыбыз­ны эзлибез. Җиңел юллар юк. Аны мәдәниятара багланышлар аша табарга кирәк, – диде Шәймиев.
«Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллаулар төркеме, Ислам дөньясында стратегик диалог һәм партнерлык фондының башкарма директоры Эльмира Садыйкова мондый форумнарның, дөрестән дә, диа­лог булуын билгеләп узды.

– Диалог ул – бер-береңне тың­ларга теләк булу. Бөек Совет язучысы Чыңгыз Айтматов истәлегенә багышланган бу чара бик мөһим. Без юкка гына шушы теманы сайламадык. Чөнки шундый җитди таләпләр һәм хәвефләр чорында, экологик катастрофалар, этнодини конфликтлар, сугышлар, тыныч халык арасында корбаннар булганда, кеше һәм аның хокуклары куркыныч астында кала. Чыңгыз Айтматов беренче әсәрләреннән үк үзен тормышның авыр проблемаларын күтәрүче язучы итеп тәкъдим итә, – диде Эльмира Садыйкова, язучы иҗатына бәя биреп.

Чыңгыз Айтматовның Иссык-Куль форумы рәисе урынбасары Динара Җумабавева форумга берничә көн алдан килүләрен һәм Кукмарада булуларын бәян итте.
– Гаҗәеп урын. Бик бай тарихлы, мәдәни урыннары күп. Миңа һәм делегациягә Туган якны өйрәнү музее бик нык ошады. Кукмараның бөтен данлыклы урыннарында булдык, мин үземә хәтта киез итекләр дә сатып алдым, – диде һәм бу сәяхәтне оештырган Татарстан Мәдәният министрлыгына рәхмәт әйтте.

Билгеле булганча, Кыргызстанның 80 проценттан артык өлешен таулар каплаган. Күптән түгел бер тауның түбәсен Россия Президенты Владимир Путин исеме белән атаганнар. Киләчәктә исә андый югарылыкларга татарстанлыларның да исеме биреләчәк икән.

Монументаль сәнгать Урал үзәгенең президенты Иван Дубровин, Минтимер Шәймиевкә Чыңгыз Айт­матовның кечерәйтелгән бюстын бүләк итеп, Казанда да язучының бюстын куярга тәкъдим ясады.
Пленар утырышта язучы иҗатына багышланган бик күп докладлар укылды. Форум Григорий Нахапетовның Чыңгыз Айтматовка багышланган документаль фильмын күрсәтү белән тәмамланды.

Лилия ЛОКМАНОВА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading