16+

Минтимер Шәймиев: «Җитәкче сүзе татар телендә күпкә тирән мәгънәгә ия икән»

Бүген Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казанда узган "Ел җитәкчесе-2016" тантанасында "Яңарыш" фондының Рәхмәт хатларын һәм Хәйриячеләр китабының 7 нче томын тапшырды.

Минтимер Шәймиев: «Җитәкче сүзе татар телендә күпкә тирән мәгънәгә ия икән»

Бүген Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казанда узган "Ел җитәкчесе-2016" тантанасында "Яңарыш" фондының Рәхмәт хатларын һәм Хәйриячеләр китабының 7 нче томын тапшырды.

Әлеге бүләкләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка, Татарстан вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка һәм предприятие җиткчеләренә - барлыгы 17 кеше лаек булды.

"Мин уйга калдым: җитәкче сүзе татар телендә күпкә тирән мәгънәгә ия икән, ягъни үзе артыннан җитәкләп алып бара. Моның өчен үзеңнең кул астыңда эшләүче коллективларны яратырга кирәк", - дип белдерде Минтимер Шәймиев. Аның әйтүенчә, республиканың үсеш алуы кризис шартларында да хуҗалыкны алып бару үрнәге булып тора. "Барыгызга да тырышлыгыгыз, булдыклыгыгыз, кешеләр белән эшли белү сәләтегез өчен ихлас йөрәктән рәхмәт", - диде ул.

"Уйлап кына карагыз: Казанның меңъеллыгы белән бәйле рәвештә, без матди мирасыбызны яңарту белән ныклап шөгыльләнә башладык. Күпме эш башкарылды. Бу зур горурлык. Болгарны гына карагыз: халкыбыз тарихында кыска вакыт эчендә шундый эш эшләп, зур нокта куйдык. Безнең халык, туган як биографиясе бөтен дөнья тарафыннан танылды. Аны беркем үзгәртә алмаячак. Үз халкыбызның тарихын белү - безнең бурыч", - дип белдерде Дәүләт Киңәшчесе.

Ул, шулай ук, 2015 елның 4 ноябрендә, Татарстан Президенты Указы нигезендә, Казан Мәрьям ана иконасы чиркәвен торгызу турында карар кабул ителгәнен искәртте. Беренче Болгар ислам академиясе төзелүе дә безнең өчен зур горурлык булуын билгеләп үтте. "Бу эшләр безнең күп милләтле халыкның күңеленә хуш килә", - диде Минтимер Шәймиев һәм бүләкләүгә күчте. Рөстәм Миңнехановтан, Әсгать Сәфәровтан, Марат Әхмәтовтан тыш, 2016 елда тарихи-мәдәни мирасны торгызуга зур өлеш керткән предприятие җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары да бүләкләнде.



"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading