16+

Минтимер Шәймиев урам исемнәрен ике телдә язарга кирәклеген әйтте  

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында тәкъдимнәрен җиткерде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында утырыш Министрлар Кабинетында үтте.

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында тәкъдимнәрен җиткерде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында утырыш Министрлар Кабинетында үтте.

"Шушы көннәрдә миндә Ренат Харис булды. Ул Сабан туе музее концепциясен нигезле итеп эшләгән. Дөньяда нинди генә музейлар юк. Карнавал музее, башкалар да. Без киңәшләштек тә, Кремльдә булдырырга, дип уйладык. Безгә ул Сабан туе балачактан сеңгән. Кремльдә моның өчен мәйдан да бар. Сабан туеның интерактив өлешен эшләсәк, бик күп чит ил кешеләре килеп караячак", - дип, Минтимер Шәймиев Сабан туеның безгә яхшы таныш булса да, башкаларга кызык булачагына ишарәләде.

Рөстәм Миңнеханов, бу фикерне хуплап: "Бу - тулы бер тарих. Бу эшкә Тарих институтын җәлеп итәргә кирәк. Документлар белән расланырга тиеш. Кремльгә карата музей комплексы буларак ихтыяҗ үсәчәк. Бу мәсьәләләрне теркәргә кирәк", - диде.

Минтимер Шәймиев тагын бер үтенеч белән чыкты. "Әйдәгез, урамнарның барлык исемнәрен ике телдә языйк. Алайса гел яртылаш. Сөйләшәсең дә онытасың. Әйдәгез бу мәсьәләдә нокта куйыйк. Үзебез эшләмибез, аннары үзебез канәгать түгел. Тулаем алганда, 100 еллыкка әзерләнү буенча эш бара. Юбилейны лаеклы каршы алырбыз дип ышанам", - дип белдерде Дәүләт Киңәшчесе .

Татарстан Президенты бу тәкъдимнәрне карар проектына кертүне сорады.

"Татар-инфор"

Гөлнар Гарифуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading