16+

Мишустин машиналарга да "кагылды"

Гаризаларны кабул итү һәм документларны әзерләү белән үзәк хезмәткәрләре шөгыльләнәчәк, диелә “РИА Новости” хәбәрендә.

Мишустин машиналарга да "кагылды"

Гаризаларны кабул итү һәм документларны әзерләү белән үзәк хезмәткәрләре шөгыльләнәчәк, диелә “РИА Новости” хәбәрендә.

Премьер- министр Михаил Мишустин машина йөртүчеләрнең тормышын бераз җиңеләйтте. Хәзер автомобильләрне Күп функцияле үзәкләрдә (МФЦ) дә теркәргә мөмкин. Мишустин моңа кагылышлы карарны имзалаган һәм документ белән Россия Министрлар кабинеты сайтында танышырга мөмкин.

Машиналарны теркәү тәртибенә кертелгән яңалык бу процессны гадиләштерергә һәм вакытны янда калдырырга ярдәм итәчәк. Моның өчен Күп функцияле үзәкләрдә эшләргә Эчке эшләр министрлыгы вәкилләрен дә җәлеп итү күздә тотыла. Әмма алар автомобильне караганда гына кирәк булачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading