16+

Мишустин ташламалы ипотека шартларын үзгәртү турындагы карарга кул куйды

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин ташламалы ипотека программасы шартларын үзгәртү турындагы карарга кул куйды. Мишустин ташламалы ипотека шартларын үзгәртү турындагы карарга кул куйды

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин ташламалы ипотека программасы шартларын үзгәртү турындагы карарга кул куйды. Мишустин ташламалы ипотека шартларын үзгәртү турындагы карарга кул куйды

"Тиешле карар имзаланды. Бу торак шартларын яхшыртырга теләгән гражданнарыбызны да, төзелеш бизнесын да хупларга ярдәм итәчәк", - диде Мишустин Россия икътисадының санкцияләр шартларында тотрыклылыгын арттыру буенча хөкүмәт комиссиясе президиумы утырышында.

Аның сүзләренә караганда, яңа шартлар 1 апрельдән үк эшли башлый.
Мәскәү, Санкт-Петербург, Ленинград һәм Мәскәү өлкәләре өчен кредит күләме 12 млн сумга кадәр, калганнары өчен 6 млн сумга кадәр арттырылган.

Моңарчы Россия лидеры Владимир Путин ташламалы ипотека буенча ставкаларны 12% ка кадәр арттыру турындагы тәкъдимне хуплаган иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading