Канун проекты 27 февральдә карауга кертеләчәк.
Үзиреклеләр, мобилизацияләнгәннәр, шулай ук аларның гаилә әгьзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы канун проекты 27 февральдә Дәүләт Думасына карауга кертеләчәк. Инициатива авторлары арасында "Бердәм Россия" генераль советы сәркатибе Андрей Турчак та бар, дип яза «Известия».
Махсус операциядә катнашучылар һәм аларның туганнары азык-төлек, яраланган өчен түләүләр, кредит каникуллары, бизнесны саклауда ярдәм мәсьәләләре буенча бушлай консультация ала алачак.
Әлегә адвокатларның түләүсез ярдәменә аз керемлеләр, инвалидлар, ветераннар, пенсионерлар, ятимнәр, уллыкка алучылар һәм опекуннар өмет итә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар