16+

Мәктәп линейкасында яхшы укучыларга шампан шәрабы таратканнар

Пенза шәһәрендәге 25 нче мәктәптә оештырылган Соңгы кыңгырау бәйрәме ата-аналарда шау-шу тудырган.

Пенза шәһәрендәге 25 нче мәктәптә оештырылган Соңгы кыңгырау бәйрәме ата-аналарда шау-шу тудырган.

Бишлегә укыган балаларына тантаналы чарада шампан шәрабы бүләк итүләре турында алар социаль челтәрдә пост урнаштырган. Сүз уңаеннан: шампан шәрабы алкогольсез булган. Социаль челтәрдән кулланучылар бү бүләкне исә урынсыз дип тапкан.

Пенза өлкәсенең мәгариф министры Алексей Комаров әти-әниләрнең сүзен куәтләп, “сез хаклы – шешә түгел, ә китап, грамота бүләк итәргә кирәк. Мәктәп директоры вазифаларын башкаручыга карата карарлар кабул ителде” дип хәбәр иткән.    

Сүз уңаеннан: Пенза өлкәсендә Соңгы кыңгырау бәйрәмендә ел саен кибетләрдә алкоголь эчемлекләр сату тыела.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading