16+

Мәктәп укучылары финанс ягыннан грамоталы булачак

Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп программасына "Финанс грамоталылыгы" дигән дәрес кертергә булган, дип яза "Интерфакс".

Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп программасына "Финанс грамоталылыгы" дигән дәрес кертергә булган, дип яза "Интерфакс".

Россия Үзәк банкының финанс хезмәтләрен кулланучыларның хокукларын яклау хезмәте җитәкчесе Илья Кочетков "Территория смыслов" яшьләр форумында шулай дип хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, 2016 елдан мәктәпләрдә җәмгыять белеме предметы кысаларында финанс грамоталылыгы дәресләре укытыла башлаячак. Хәзерге вакытта укытучыларны әзерләү эшләре бара, ә дәреслекләр инде әзер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading