16+

Мәктәпкә дә кермәгән өч малай янып үлгән....

Авыл халкы бер баланы уттан алып чыкканнар, тик табиблар аңа ярдәм итә алмаган

Авыл халкы бер баланы уттан алып чыкканнар, тик табиблар аңа ярдәм итә алмаган

Ростов өлкәсенең Зимовниковский районында әле мәктәпкә дә кермәгән өч малай янып үлгән. Фаҗига вакытында балалар өйдә үзләре генә була, дип хәбәр итте «Комсомольская правда».

21 октябрьдә кичке җиденче яртылар тирәсендә кечкенә генә бер авылда фаҗига була. Шәхси йортка ут капкач, күршеләре коткаручылар чакыра. Алар килгәндә 230 квадрат метр мәйданны ут чолгап алган була.

«Әтиләре утынга китте, әнисе каршы алырга чыккан. Бу вакытта 6, 4 һәм 3 яшьлек малайлар өйдә үзләре генә калып тора. Янгын санаулы минутлар эчендә чыга», — дип сөйли сайт чыганагы.

Күршеләре сүзләренчә, әти кеше өйгә кайтып җиткәндә, түбәне ут чолгап алган була. Территорияне уратып алалар, урында коткаручылар эшли. Ир-атны эчкә уздырмыйлар. Ул «Балалар шунда бит», дип ачыргалана.

Утны сүндереп бетергәч, коткаручылар балаларның мәетләрен таба. Алар ишек янындагы бүлмәдә була, сабыйлар үзләре уттан котылырга маташкан булуы ихтимал.

Авыл халкы бер баланы уттан алып чыкканнар, тик табиблар аңа ярдәм итә алмаган, дип тә сөйли.

Күршеләре сүзләренчә, бу гаилә бай булмаса да, яхшы гына яши. Искерәк кенә йортта торганнар, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading