16+

Мәктәпкә җыенырга ярдәм итәләр

"Бердәм Россия" партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге утыздан артык социаль проектны гамәлгә ашыра. Татарстан - ил төбәкләре арасында партиянең 23 федераль һәм өстәмә 3 төбәк программасын уңышлы үтәп килгән бердәнбер төбәк.

"Бердәм Россия" партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге утыздан артык социаль проектны гамәлгә ашыра. Татарстан - ил төбәкләре арасында партиянең 23 федераль һәм өстәмә 3 төбәк программасын уңышлы үтәп килгән бердәнбер төбәк.

"Бердәм Россия"нең төбәк бүлеге Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның социаль-икътисадый үсеш стратегиясе куйган бурычларны хәл итә. Алар арасында халыкны социаль яклау, төбәктә сәламәтлекне саклауны, мәгарифне, иҗтимагый институтларны үстерү, татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшырту кебек мөһим проектлар да бар.

"Бердәм Россия" партиясе социаль яклауга аеруча зур игътибар бирә. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" төбәк проекты - шундыйлардан. Әлеге проект 2007 елдан бирле эшләп килә. Шул вакыттан алып 2015 елга кадәр игелекле кешеләр ярдәме белән 160 миллион сум акча җыелган. Узган елны (2015-16 уку елы өчен) исә хәйрия акциясе ярдәмендә аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче беренче сыйныфка укырга бара торган 8 550 балага ярдәм күрсәтелгән. Моннан тыш, 2-11 сыйныфларга бара торган балаларга да уку кирәк-яраклары алып бирелгән. Җәмгысе 20 мең балага ярдәм күрсәтелгән.

Питрәч районында да "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенә актив кушылучылар күп. "Бердәм Россия" партиясенең Питрәч районындагы бүлеге җитәкчесе Оксана Зыятдинова сүзләренчә, хәйриячеләр ярдәмендә 454000 сум акча җыелган. Аларның 140000 сумын Рәфкать Кантюков, 48000 сумын «ПВК Ак Барс» генераль директоры Илһам Кашапов һәм 42000 сумын «Ак Барс - Пестрецы» директоры Радик Зиннәтов биргән. Илледән артык оешма, предприятие һәм шәхси эшмәкәр дә акциядән читтә калмаган.

- Узган елны районның беренче сыйныфка бара торган 42 баласына мәктәп-кирәк яраклары салынган портфельләр тапшырылды. Авыл җирлекләрендәге 2-11 сыйныфта укучы 185 балага да ярдәм күрсәтелде. Тиздән быелгы акциягә дә старт биреләчәк. Хәйриячеләребез бу эшкә теләп кушылыр дип уйлыйбыз, - ди Оксана Зыятдинова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading