16+

Мәктәпләрдә Изге Валентин көнен тыярга телиләр

Бу депутат узган ел да Гыйшыклар көненә каршы булуы турында белдергән иде, аның фикеренчә, әлеге бәйрәм – коточкыч азгынлык билгесе. 

Бу депутат узган ел да Гыйшыклар көненә каршы булуы турында белдергән иде, аның фикеренчә, әлеге бәйрәм – коточкыч азгынлык билгесе. 

Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов мәктәпләрдә Изге Валентин көнен билгеләүне тыярга тели. Ул әлеге тәкъдим белән Россия мәгариф министры Сергей Кравцовка мөрәҗәгать иткән.

Депутат фикеренчә, Изге Валентин көнен билгеләп узу үсеп килүче буында мәхәббәт турында ялгыш фикер тудырырга, никахның асылын күзаллауны үзгәртергә мөмкин. Виталий Милонов бу бәйрәм рухи кыйммәткә ия түгел дип саный.

Ул узган ел да Гыйшыклар көненә каршы булуы турында белдергән иде, аның фикеренчә, әлеге бәйрәм – коточкыч азгынлык билгесе. 

Изге Валентин көне 14 февральдә билгеләп үтелә, ул күп кенә Европа илләрендә Гыйшыклар бәйрәме булып санала.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading