16+

Мәктәптә иң кирәксез предмет – рәсем дәресе, иң кирәклесе – математика

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) ил халкы арасында "кайсы фәннәр иң файдалысы?" дигән сораштыру уздырган.

Мәктәптә иң кирәксез предмет – рәсем дәресе, иң кирәклесе – математика

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) ил халкы арасында "кайсы фәннәр иң файдалысы?" дигән сораштыру уздырган.

Респондентларның 72 проценты – математика, 64 проценты – рус теле, 38 проценты – тарих, 33 проценты – физика, 23 проценты – чит телләр, 18 проценты – химия, 14 проценты – география, 12 проценты – информатика, 11 проценты – физкультура, 11 проценты – инглиз теле һәм 10 проценты биологияне дип атаган. 7 проценты гомумән кирәксез фәннәр юк дигән фикер белдергән. Музыка, рәсем, тормыш хәвефсезлеге нигезләре һәм технология иң файдасыз дәресләр исемлегендә.

Фото: my-sunshine.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading