16+

Мәүлидә Мортазинага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгән

Котлауларга без дә кушылабыз.

Мәүлидә Мортазинага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгән

Котлауларга без дә кушылабыз.

Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортазаның хатыны, автор-башкаручы Мәүлидә Мортазинага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгән. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләгән.

«Әлеге дәрәҗәле исемне алу турында бүген иртән белдем. „Ватаным Татарстан“ газетасы журналисты Гөлгенә Шиһапова шалтыратып әйтте. Бу минем өчен зур казаныш, мин аны әнием белән әтиемә багышлыйм. Әнием исән-сау, әти, кызганыч, белмичә калды. Бүген көн дәвамында котлаулар кабул итәм. Татарстан Республикасы хөкүмәтенә һәм гаиләмә рәхмәтлемен. Алга таба да иҗат итәргә язсын», — диде Мәүлидә Мортазина.

Мәүлидә Мортазина 1969 елның 17 маенда Чувашиянең Батыр районы Татар Согыты авылында дөньяга килә. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган. Бүгенге көндә тормыш иптәше Илсур Мортаза белән Казанда яшәп иҗат итә. «Гөлләр иле», «Улым — минем киләчәк», «Көмеш туй», «Аермасын язмышлар» һ.б. җырлар авторы.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading