16+

Муса Җәлил турнирында 2021 елның иң-иңнәрен бүләкләделәр

Бүген Казанның “Ак барс” көрәш сараенда каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы тарафыннан гамәлгә куелган милли көрәш бәйгесе башланды. 

Муса Җәлил турнирында 2021 елның иң-иңнәрен бүләкләделәр

Бүген Казанның “Ак барс” көрәш сараенда каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы тарафыннан гамәлгә куелган милли көрәш бәйгесе башланды. 

Бәйгенең тантаналы өлешендә 2021 елга нәтиҗәләр ясалды. Җиңүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов бүләкләде. Аларга акчалата премия һәм дипломнар тапшырылды.

2021 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы җыелма командалар исемлегендә Әлмәт, Кукмара, Чаллы, Балтач районнары, Казанның Яңа Савин районы, Арча районы бар. 

Татарча көрәшне үстерүдәге уңышлары өчен “Татарча көрәш буенча 2021 елның иң яхшы тренеры” исеменә Ильяс Билалов, Җәүдәт Хөсәенов, Илнур Хәйбуллин лаек булды.

Татарча көрәшне үстерүдәге уңышлары өчен “Яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча 2021 елның иң яхшы тренеры” исеменә Руслан Нургалиев, Таһир Әхкәмов, Айрат Миңнегалиев лаек булды.

Татарча көрәшне үстерүдә уңышлары өчен “Татарча көрәш буенча 2021 елның иң яхшы спортчысы” исеменә Ренас Кәлимуллин, Радик Салахов, Раил Сәләхетдинов лаек булды.

2021 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы судья исеменә Айдар Әхмәтҗанов, Динар Зиннәтуллин, Илһам Волков лаек булды.

Татарча көрәшне үстерүдә уңышлары өчен “Массакүләм мәгълүмат чараларында татар көрәшен чагылдырган 2021 елның иң яхшы журналист” исеменә “Шәһри Казан” газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров, “Татарстан яшьләре” газетасы баш мөхәррире Атлас Гафиятов, “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире урынбасары Илнар Хөснуллин, “Татар-информ” журналисты Энҗе Габдуллина ия булды.

Татарча көрәшне үстерүдә уңышлары өчен “Массакүләм мәгълүмат чараларында татар көрәшен регионнардан чагылдырган 2021 елның иң актив журналист” исеменә Теләчедән Фәнил Нигъмәтҗанов, Балтачтан Нурзәдә Сәмигуллин, Әлмәттән Рамилә Хәмидуллина, Түбән Камадан Виктор Шадрин ия булды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading