16+

Мобилизацияләнүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыю пунктлары бәйрәм көннәрендә ничек эшли?

23-26 февральдә мобилизацияләнүчеләр, аларның гаиләләре, «Тимер» һәм «Алга» батальоннары хезмәткәрләре һәм Лисичанск халкы өчен гуманитар ярдәм җыю пунктлары ябык булачак.

23-26 февральдә мобилизацияләнүчеләр, аларның гаиләләре, «Тимер» һәм «Алга» батальоннары хезмәткәрләре һәм Лисичанск халкы өчен гуманитар ярдәм җыю пунктлары ябык булачак.

Аларның бер өлеше үзгәртелгән график буенча эшләвен дәвам итәчәк.

23-26 февраль көннәрендә Горький шоссесы, 53а адресы буенча урнашкан гуманитар йөк җыюның һәм комплектлауның үзәк склады шулай ук ябык булачак. Дүшәмбе, 27 февраль көнне, ул элеккеге режимда эшләвен дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, ТР башкаласында гуманитар йөк җыю узган елның ноябрь башында башланды. Шәһәрдә әйберләр һәм азык-төлек кабул итү пунктлары ачылды, аларның һәркайсы «Игелекле Казан» логотибы белән билгеләнгән, дип яза kzn.ru.

Теләге булган һәркем пунктларга озак саклана торган азык-төлек товарлары, гигиена чаралары, кием һәм башка әйберләр алып килә ала. Тулы исемлек белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Гуманитар ярдәм җыю пунктлары

«Алга» яшүсмерләр клубы (Мәүлетов ур., 21). 23-26 нчы февраль – ял көннәре. Эш көннәрендә – 9:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр, шимбә көнне 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр эшли, якшәмбе – ял көне;

«Арена» яшүсмерләр клубы (Симонов ур., 6). 23 нче, 24 нче һәм 26 нчы февраль – ял көннәре, 25 нче февраль 9:00 дән 20:00 гә кадәр эшли. Эш көннәрендә – 9:00 дән 21:00 гә кадәр, шимбә көнне 9:00 дән 20:00 гә кадәр ачык, якшәмбе – ял көне;

«Импульс» яшүсмерләр клубы (Арсланов ур., 11). 23 нче, 24 нче һәм 26 нчы февраль – ял көннәре, 25 нче февраль 9:00 дән 15:00 гә кадәр эшли. Эш көннәрендә – 9:00 дән 21:00 гә кадәр, шимбә көнне 9:00 дән 15:00 гә кадәр кабул итә, якшәмбе – ял көне;

«Лада» яшүсмерләр клубы (Гаврилов ур., 22). 23-26 нчы февраль – ял көннәре. Дүшәмбедән шимбәгә кадәр кабул итү 10:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр алып барыла, якшәмбе – ял көне;

А.Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәге (Копылов ур., 7/2). Көн саен 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр эшли;

«Баско» спорт комплексы (Халтурин ур., 3). Көн саен 9:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли;

«Мотор» спорт комплексы (Ленинград ур., 26). 23 нче февраль – ял көне, башка көннәрдә 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр эшли;

«Ак Бүре» спорт комплексы (Ваһапов ур., 17а). Ял көннәрсез 8:30 дан 20:00 сәгатькә кадәр эшли;

«Алтын алка» спорт комплексы (Гаврилов ур., 48а). Көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли;

«Ватан» спорт комплексы (Чуйков ур., 8). 25 нче һәм 26 нчы февраль – ял көннәре. Эш көннәрендә 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли;

«Форвард» спорт комплексы (Химиклар ур., 40). Көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли;

Бокс һәм өстәл теннисы үзәге (Фәйзи ур., 2а). Көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли;

«Локомотив» стадионы (Футбол ур., 1). Көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли;

«Тасма» стадионы (Гагарин ур., 56). Көн саен – 8:00 дән 20:00 гә кадәр, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә 11:00 дән 20:00 гә кадәр эшли;

Үзәк стадион (Ташаяк ур., 2а). Көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли;

«Ракета» стадионы (Стадион ур., 1а). Көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли;

«Хезмәт резервлары» стадионы (Ершов ур., 7). Көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading