16+

Монда чәчәк яратучы татар апалары юкмы әллә? (ФОТОЛАР)

Редакциябез урнашкан Чистау урамы, 5нче йорт янында бик матур бер урын бар.

Монда чәчәк яратучы татар апалары юкмы әллә? (ФОТОЛАР)

Редакциябез урнашкан Чистау урамы, 5нче йорт янында бик матур бер урын бар.

Нинди генә чәчәк үсми анда! Алар һәрчак каралган, су сибелгән, кошлар өчен җимлек куелган - үтеп киткәндә игътибар итми мөмкин түгел. Әлбәттә, аны күргәннән соң: "Кем эше соң бу? - дигән сорау тумый калмый. Чынлыкта бу бер генә кеше хезмәте түгел икән, әлеге йортта яшәүче өлкән яшьтәге апалар үзләре утыра торган подъезд төбен шулай хәстәрләп торалар икән.

Аның янәшәсендәге подъезд янын исә кычыткан, алабута баскан. Үзеннән-үзе сорау туа: әлеге подъезд янында утыручы, чәчәк яратучы татар апалары юкмы әллә?




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading