16+

"Мондый китап Татарстанда гына түгел, илебездә дә юк"

Гадәттә, яңа китапка автор һәм аны бизәүче рәссам кош тоткандай сөенә. Ә менә күптән түгел дөнья күргән «Хәзинә» дип аталган саллы китапка сөенүчеләр саны йөзәрләп исәпләнә. Татарстаныбызда яшәүче халыкларның бәйрәм-йолаларына багышланган китап башкалабызның 1нче балалар сәнгать мәктәбендә белем алучы балалар - яшь рәссамнар кулы белән ясалган рәсемнәр белән бизәлгән. Китапны...

"Мондый китап Татарстанда гына түгел, илебездә дә юк"

Гадәттә, яңа китапка автор һәм аны бизәүче рәссам кош тоткандай сөенә. Ә менә күптән түгел дөнья күргән «Хәзинә» дип аталган саллы китапка сөенүчеләр саны йөзәрләп исәпләнә. Татарстаныбызда яшәүче халыкларның бәйрәм-йолаларына багышланган китап башкалабызның 1нче балалар сәнгать мәктәбендә белем алучы балалар - яшь рәссамнар кулы белән ясалган рәсемнәр белән бизәлгән. Китапны...

Гадәттә, яңа китапка автор һәм аны бизәүче рәссам кош тоткандай сөенә. Ә менә күптән түгел дөнья күргән «Хәзинә» дип аталган саллы китапка сөенүчеләр саны йөзәрләп исәпләнә. Татарстаныбызда яшәүче халыкларның бәйрәм-йолаларына багышланган китап башкалабызның 1нче балалар сәнгать мәктәбендә белем алучы балалар - яшь рәссамнар кулы белән ясалган рәсемнәр белән бизәлгән. Китапны тәкъдир итү «Әкият» курчак театрының концертлар залында үтте. Тантананы Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры артистлары «Галиябану» спектакленнән «Сабантуй» күренеше белән башлап җибәрделәр.

Матурлыкны күрергә генә түгел, аны иҗат итәргә дә өйрәтүче сигез дистә еллык тарихы булган бу мәктәпнең директоры Наталия Тишенкова шатлыгын яшереп кала алмады.
- Мондый китап Татарстанда гына түгел, илебездә дә юк. Балалар халкыбызның бәйрәм-йолаларының бөтен гүзәллеген бирергә тырышканнар. Китапка 10-15 яшьлек малай-кызларның рәсемнәре сайлап алынды. Минем уемча, максатка ирешелгән. Китапны кулына алган кеше халкыбыз бәйрәмнәре ямен балалар күзе белән күрәчәк, - диде ул.

Әлеге китапның әһәмиятен аңлап, аны дөньяга чыгаруда Татарстан республикасы Президенты каршындагы мәдәниятны үстерүгә ярдәм фонды, Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре мәдәният идарәсе булышкан.
Китапның мөхәррире - рәссам Розалина Мусабирова халкыбыз мәдәнияте өчен кыйммәте бәяләп бетермәслек хәзинә булыр­лык әлеге китапны матурлык тудырырга тырышучы балалар рәсемнәре белән бизәп, бик игелекле эш башкарган.

Беренчедән, китапка әсәрләре кергән малайлар-кызлар яңа иҗади биеклеккә күтәрелә. Икенчедән, замана балалары әби-бабайларыбыз уйнаган уеннар, алар уздырган бәйрәмнәр белән дә таныша һәм аларның гомерләрен озынайта. Чөнки бу йола-бәйрәмнәр балалар белән бергә киләчәккә дә барачак.
- Мин авыл кызы булсам да, күп кенә бәйрәмнәрне, йолаларны үзем дә белмәгәнмен икән. Рәсемнәрне сайлаганда, берсе игътибарымны бик җәлеп итте. Яңа туган баланы әтисенең күлмәгенә төргәннәр. Бала таза-сау, әтисенә охшап үссен өчен, зирәк халкыбызның шулай эшләгәнен аңлаттылар... - ди Розалина Мусабирова.
Бәйрәм барышында Дәүләт Үмәров җитәкләгән «Мирас» ансамбле малайлары-кызлары, Идел буе һәм 4нче сәнгать мәктәбе укучылары халкыбызның күңел хәзинәсенең чынлап та бай булуын һәм аны сакларга кирәклеген тамашачыларга сәнгать телендә аңлаттылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading