16+

МРОТ белән яшәү минимумы күпмегә артачагы билгеле булды

Владимир Путин Россия халкының социаль икътисади хәлен яхшыртуны тизләтергә кушкан иде.

Владимир Путин Россия халкының социаль икътисади хәлен яхшыртуны тизләтергә кушкан иде.

Россиядә минималь хезмәт хакы (МРОТ) һәм яшәү минимумы 9-10 процентка артырга мөмкин. Бу хакта Дәүләт Думасындагы мәгълүмат чыганагына сылтама белән “Известия” хәбәр итә.

“Хәзергә минималь хезмәт хакы 13890 сум, яшәү минимумы 12654 сум тәшкил итә. Күрсәткечләр 9 процентка арткан очракта МРОТ 15140 сум, яшәү минимумы 13793 сум сум тәшкил итәчәк”, - дип язган “Известия”.

Билгеле булганча, чәршәмбе көнне Россия Президенты Владимир Путин парламентка пенсияләр һәм социаль түләүләрне индексацияләүнең механизмын якын арада булдырырга йөкләмә бирде. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading