16+

Мөселманнарның намаз уку урынын 23 млн.сумга саталар

Диңгез буе крае башкаласы мөселманнары бинаны үзләрендә калдыру өчен ярдәм сорый.

Диңгез буе крае башкаласы мөселманнары бинаны үзләрендә калдыру өчен ярдәм сорый.

Владивосток мөселманнарының Эгершельд районындагы намаз укый торган урыны сатуга куелган, бинаны сатып алу өчен 23,5 миллион сум акча кирәк. Алар ярдәм сорый, дип хәбәр итте ТНВ журналисты Ләйсирә Фазлыева.

«Без бинаны арендага алып, ремонт эшләдек. Аннары бинаны сатуга куйдылар. Без «акчаны үзебез җыябыз, үзебез алабыз», дигәч, башкалар сатып алмасын өчен игъланны алдылар», – диде имам Айдар хәзрәт Гарифуллин «Татар-информ» журналистына. 

Диңгез буе крае башкаласы Владивостокта мәчетләр юк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2012 елда килгәч, урыны билгеләнеп, нигезе урынына таш куелса да, мәчет төзелмәгән, инде урыны кире алынган. Татарлар тырышлыгы белән шәһәрдә мәхәллә теркәлгән. Шәһәрдә хакимият ярдәме белән бер намаз урыны ачылган булган. Крыгин урамы, 82 йортта урнашкан бу намаз урыны – икенчесе, ул шәхси эшмәкәрдән арендага алынган бинада урнашкан. 

Крыгин урамы, 82 йортта урнашкан бина 2020 елдан бирле арендада. Аның өчен мөселманнар ай саен хуҗаларга 100 мең һәм коммуналь хезмәтләр өчен 50 мең сум – барлыгы 150 мең сум түләп тора. Акча түләү сәдакалар исәбенә һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән башкарыла. Имам әйтүенчә, бу урын шәһәр халкы өчен бик уңайлы, җомгага 400-500, дәресләргә 50-60 укучы килә, җәен лагерь оештырыла. Имам – Тумышы белән Башкортостанның Октябрьский шәһәреннән булган Айдар хәзрәт Гарифуллин.

Эшмәкәрләр бинаны сатуга куйган. «Владивостокта күчемсез милек бик кыйммәт, Мәскәү белән Санкт-Петербургтан соң өченче урында тора дияргә була. Бина уртача бәядән сатыла: 1 квадрат метры - 60 мең сум. Без арендалый торган мәйдан 390 кв.метр һәм аны сатып алган очракта, 23 млн 500 мең сум түләргә кирәк. Әлегә үз көчебез белән 1 миллион җыелды, Аллаһга шөкер. Күбрәк гади мөселманнар ярдәм итә, хәтта алтын бизәнү әйберләрен китерүчеләр бар, Аллаһының  рәхмәте яусын», – ди имам.

Мөселманнар бинаны сатып алырлык акча җыярбыз дип ышана. Алар үтенече буенча, бина сату турында игълан сайттан алынган. Хәзерге вакытта милек итеп күчерү өчен документацияне әзерлиләр. Имам мөмкинлеге булган мөселманнарның ярдәм итүен сорады. 

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading