16+

Мәскәүдә 200дән артык рейс тоткарланган. Ни булган?

Бүген башкала аэропортларында 200дән артык рейс кичектерелгән һәм гамәлдән чыгарылган.

Бүген башкала аэропортларында 200дән артык рейс кичектерелгән һәм гамәлдән чыгарылган.

Тоткарлыкка иртәдән үк Мәскәүне чолгап алган куе томан сәбәпче.

РИА Новости мәгълүматлары буенча, Внуковода 64 рейс тоткарланган һәм бишесе гамәлдән чыгарылган. Домодедоводан очачак рейсларның  60ы тоткарлана, гамәлдән чыгарылганы – 15. Шереметьевода 51 рейс тоткарланып, 15 рейс гамәлдән чыгарылган.

Казан аэропортының онлайн-таблосы мәгълүматлары буенча, Домодедоводан Казанга «Сибирь» авиакомпаниясе рейсы тоткарлану белән килер дип көтелә, самолет 9.35 сәгатьтә төшәргә тиеш булган. Хәзер бортны Татарстан башкаласында 13.15 сәгатьтә көтәләр.

Моннан тыш, «Победа» лоукостеры самолеты да соңрак киләчәк, аның Внуководан очу вакыты 10.05 сәгатьтә планлаштырылган булган. Казанга рейс 14.25 сәгатьтә килер дип көтелә.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading