16+

Мәскәүдә 40 тан артык "Лиза Алерт" волонтеры актриса Светлана Светличнаяны эзли

Бер тәүлек эчендә волонтерлар 2 150 листовка ябыштырганнар, медицина учреждениеләре һәм Мәскәү өлкәсе полициясе бүлекләренә шалтыратканнар.

Бер тәүлек эчендә волонтерлар 2 150 листовка ябыштырганнар, медицина учреждениеләре һәм Мәскәү өлкәсе полициясе бүлекләренә шалтыратканнар.

Мәскәүдә югалган актриса Светлана Светличнаяны эзләү буенча "Лиза Алерт" ның 40 тан артык волонтеры җәлеп ителгән, дип хәбәр итә ТАСС.
"Иртәнге 7:00 сәгатьтә Мәскәүнең өч административ округында барган эзләү чараларында "Лиза Алерт"тан 42 эзләүче катнашты, - дигәннәр отрядта.

Бер тәүлек эчендә волонтерлар 2 150 листовка ябыштырганнар, медицина учреждениеләре һәм Мәскәү өлкәсе полициясе бүлекләренә шалтыратканнар.  "Светлана Афанасьевна табылмады, эзләү дәвам итә", - дигәннәр отрядта.

81 яшьлек актриса Светлана Светличная Мәскәүдә 21 октябрьдә югалган. ТАСС мәгълүматлары буенча актриса деменция (хәтер югалу) авыруы белән интегә. Башкала полициясе матбугат хезмәтендә артистканың улы 24 октябрьдә әнисенең югалуы турында гариза язган дип ачыклык керткәннәр.
Светлана Светличная - совет һәм Россия актрисасы, РСФСРның атказанган артисткасы. Ул күп кенә фильмнарда төште, шул исәптән "Бриллиантовая рука", "Семнадцать мгновений весны", "Место встречи изменить нельзя".

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading