16+

Мәскәүдә ковидтан вакцина ясатуны мәҗбүри итеп куйганнар

Башкалада хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр коронавирустан вакцина ясатырга тиеш була.

Башкалада хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр коронавирустан вакцина ясатырга тиеш була.

Мәскәү мэры Сергей Собянин коронавируска бәйле яңа Указ имзалаган. Аның нигезендә, башкалада хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр коронавируска каршы вакцинаны мәҗбүри ясатырга тиеш була.

Билгеле булганча, соңгы көннәрдә Россия башкаласында ковид йоктыручылар саны кискен арта башлады. Хәзергә 12 меңнән артык кеше хастаханәләрдә дәвалана, көн саен 70 ләп кеше әлеге инфекциядән вафат була, дип яза “Российская газета”.

Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин ковидка каршы вакцинация мәҗбүри түгелен искәртте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading