16+

Мәскәүдәге көчле янгын 8 янгын сүндерүченең гомерен өзгән

Мәскәүнең көнчыгышында урнашкан пластик эшләнмәләр складында көчле янгын чыккан. Гадәттән тыш хәл белән көрәш алып баручы 8 янгын сүндерүченең үле гәүдәсе табылган.

Мәскәүнең көнчыгышында урнашкан пластик эшләнмәләр складында көчле янгын чыккан. Гадәттән тыш хәл белән көрәш алып баручы 8 янгын сүндерүченең үле гәүдәсе табылган.

"Алардан хәбәр булмаса да, азакка кадәр яхшыга өметләндек, - дип җиткергән РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте. - Көчле янгын, югары температура, төтен аркасында алар бинадан чыга алмаган".

Үлүче хезмәткәрләр түбәдә эшләгән - янгын аркасында шартлау куркыныч булган газ балоннары һәм компрессорларны суыту өчен махсус җайланма урнаштырганнар. Ә аңа кадәр алар, янгын булган урынга беренчеләрдән булып килеп, складтан 100ләп эшчене чыгарырга өлгергән.

Янгын кичә кич чыга. Ләкин аны иртән генә сүндерә алалар. Янгын чыгуның төрле фаразлары тикшерелә.



"Интертат"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading