16+

Мәскәүнең өч аэропортына «мина куючы» Татарстанныкы булган

Мәскәүнең өч аэропортына «мина куелган» дип ялган хәбәр биргән телефон террорчысын тоткарлаганнар. Ул Татарстан кешесе булып чыккан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Үзәк Федераль округ буенча Транспорт идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

«Иртән полициягә бер ир-ат шалтыратып, «Внуково», «Домодедово» һәм «Шереметьево» аэропортларында шартлаткыч җайланмалар урнаштырылуы хакында хәбәр итте», – дип белдергәннәр ведомствода.

Хокук сакчылары, аэровокзалларны җентекләп тикшерсә дә, бернинди шикле әйбер тапмаган.
Телефон террорчысының Татарстан кешесе икәнлеге «Татар-информ» агентлыгына үз чыганаклары аша билгеле булган. Хәзерге вакытта әлеге ир-ат тоткарланган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading