16+

Мунчада башына утын белән тондырган: хатыны ирен шулай үтергән...

Тикшерүчеләргә генә эш шактый сәер һәм буталчык тоелган

Тикшерүчеләргә генә эш шактый сәер һәм буталчык тоелган

2012 елда Башкортстанның Исәнгол авылында яшәүче 52 яшьлек ир үз мунчасында үлгән. Тикшерү ир-атның баш мие җәрәхәтеннән вафат булуын күрсәтә. Аның хатыны ул төндә кызы белән өйдә йоклый һәм бернинди шикле әйбер дә ишетмәдем, дип раслый. Нәтиҗәдә, барысы да ир таеп егылып, башы белән бәрелгән, дигән фикергә килгән.

Тик тикшерүчеләргә генә эш шактый сәер һәм буталчык тоелган, һәм 2021 елда алар яңадан аңа кайтырга булган. Алар һәлак булган кешенең туганнарыннан һәм дусларыннан яңадан сораштыра – шунда ир-аттан авылда барысы да куркуы ачыклана. Ул кыйнап китәргә дә күп сорамаган.

Тиздән иренең үлеменә хатынының турыдан-туры катнашы булуын раслаучы дәлилләрне дә табып була. Җыелган дәлилләрнең авырлыгы астында ул кылган гамәлләрен таный.

- Башлангыч версия буенча, бу көнне ул ире белән өйдә спиртлы эчемлекләр эчкән. Алар арасында көнкүреш нигезендә җәнҗал килеп чыккан һәм шикләнелүче зыян күрүченең башына утын белән тондырган, ир егылган, ә иртән туганнары аның җансыз гәүдәсен тапкан, - дип аныкладылар Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Хәзер 60 яшьлек ханымга карата "зыян күрүченең сәламәтлегенә авыр зыян китерү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаятьне тикшерү дәвам итә, дип яза "Кызыл таң".

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading