16+

Мурашко: табиб-«антиваксерлар»ны җинаять җаваплылыгына җәлеп итәргә кирәк

РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко коронавирустан вакцинациягә каршы чыгыш ясаучы табибларны җинаять җаваплылыгына җәлеп итәргә тәкъдим итте, дип хәбәр итә "Интерфакс".

РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко коронавирустан вакцинациягә каршы чыгыш ясаучы табибларны җинаять җаваплылыгына җәлеп итәргә тәкъдим итте, дип хәбәр итә "Интерфакс".

Сәламәтлек саклау министры үзенең чыгышында кануннардагы "үзе куркыныч тудырганнарга карата (...) кулланыла торган" маддәләргә сылтама ясады. Мурашко "ниндидер кискен хәрәкәтләргә" чакырмавын белдерде, әмма табиблар бу мәсьәләдә алга карарга тиеш, дип саный. Күптән түгел вакцинациягә каршы чыгыш ясаучыларның позицияләре турында Татарстанның баш санитария табибы урынбасары Любовь Авдонина белдерде.

«Татарстанда вакцинациягә каршы чыгыш ясаучылар кабул ителгән антиковид чараларына кагылышлы үз позицияләрен белдерү хокукына ия. Барлык чаралар халыкны инфекциядән яклау өчен күрелгән», диде Татарстанның баш санитария табибы урынбасары Любовь Авдонина.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading