16+

Наркоздан айнымаган: өч яшьлек бала теш табибына баргач үлгән

Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Фаҗига 12 февральдә Тверьдә килеп чыга. Тверь өлкәсе буенча Тикшерү комитетының тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, 12 февральдә стоматолог кабул иткән вакытта 3 яшьлек кызчыкның хәле начарлана. Баланың тешен дәвалау өчен аңа наркоз кертәләр, әмма процедура тәмамланганнан соң бала аңына килми.

Баланы ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китәләр, анда ул аңына килмичә җан бирә.

Фаҗига факты буенча иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү турында җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр вакыйганың барлык шартларын ачыклау өстендә эшли.

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading