16+

Наталья Сабитова: «Бүген бездә бәйрәм»

“Татарстанның мордва милли-мәдәни автономиясе” җитәкчесе Наталья Сабитова:

“Татарстанның мордва милли-мәдәни автономиясе” җитәкчесе Наталья Сабитова:

- Без ил җитәкчесен сайлауда һишиксез катнашырга тиеш. Бүген үз халкыма – республикада яшәүче мордваларга да шундый мөрәҗәгать белән чыктым. Ил өчен мөһим вакыйгадан читтә калмыйк. Һәр кеше үзен җаваплы хис итсен иде. Сайлауга бармыйм, анда минем өчен тавыш биреп куйганнар инде дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Җитди, аек фикер йөртүче кеше андый сүз әйтми. Ни өчен читтә калырга, рәхим ит сайлау участогына, бир үз тавышыңны. Барыбыз да андый позициядә торсак, илнең киләчәген кем хәл итәчәк соң. Без эшләргә тиеш моны. Сайлау участокларында камералар урнаштырылган, күзәтчеләр куелган, тавыш бирүне онлайн режимда күзәтеп була. Без гаиләбез белән тавыш бирдек. Тиздән кунаклар килә. Кечкенә генә бәйрәм оештырабыз. Иртән әти-әнигә шалтыраттык, өлкәннәр, элеккечә, сайлауга иртән йөри. Кечкенә вакытта  сайлауга алар белән йөри идек, күңелле була иде. Без дә сайлау участогына үзебез белән кызыбызны алдык. Ул да күреп үссен.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading