16+

«Әни, әти, коткарыгыз! Йөкле хатын, ире һәм аларның ике баласы янгында һәлак булган

Бассейндагы су җылыткыч аркасында тулы бер гаилә һәлак булган.

Бассейндагы су җылыткыч аркасында тулы бер гаилә һәлак булган.

Әлеге фаҗига Новосибирск янындагы «Энергетик» бакчачылык ширкатендәге дачада килеп чыккан. Ут чыккан вакытта гаилә икенче катта була, беренче катта йоклаган әби генә котыла алган. 

Фаҗига 30 июль кичендә Коченев районының «Энергетик» бакчачылык ширкатендә төн уртасында килеп чыга. 

— Кичен өйдә утыра идек, кинәт ут уйнап алды. Күршеләремнең йортыннан төтен чыгуын күреп алдым. Бу вакытта балалары: «Әни, әти, булышыгыз, коткарыгыз», - дип кычкыруларын ишетеп алдым, - дип сөйләгән "Комсомольская правда" журналистларына гаиләнең күршеләре. 
Барысы да янгын сүндерергә керешә. Беренче катта йоклаган дача хуҗасы 54 яшьлек урамга йөгереп чыга, әмма кире өй эченә ыргыла. Чөнки балалар ярдәм сорап кычкыра. 

—  Аларның чыгарга өметләре дә юк иде. Дача йорты шырпы кебек кабынып китте, ике минут эчендә бөтен йортны камап алды. Гаилә икенче катта булган, аларның юлын ут каплый, шуңа төшә алмыйлар. Бүлмәдә кечкенә генә тәрәзә булган, аны ачарга өлгермәгәннәр, - дип сөйләгән күршеләре.

Новосибирск өлкәсе буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, янгын турында чакыру 23:30 сәгатьтә кергән. Янгын сүндерүчеләр килгәнче күршеләре ут башка йортларга күчмәс өчен чиләкләр белән су сибә. 

 —  Янгын сүндерүчеләр килгәнче идән ишелеп төшкән. Балалар, аларның әти-әниләренең мәетләрен аста тапканнар. Әбиләрен ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә алып киттеләр, - дип сөйләгән шаһитләр.

Һәлак булган гаилә әлеге дача өенә бер ай элек кенә күчкәннәр. 35 яшьлек гаилә башлыгы ритейл өлкәсендә, 29 яшьлек хатыны тимер юлда эшләгән, 11 яшьлек кызлары һәм 3 яшьлек улларын тәрбияләгәннәр. 
 Фаҗига буласы көнне гаилә башлыгы 200 литрга исәпләнгән балалар өчен зур бассейнга су тутырган.

—  Кич белән Владимир (гаилә башлыгы) мич яккан һәм бассейнга су җылыткыч куйган. Иртәнгә су җылынып, балалар коена алсын дип уйлагандыр. Ә соңыннан алар йокыга китә. Мөгаен, электр үткәргечендә кыска ялганыш булып, янгын чыккандыр, - дип сөйләгән күршеләре. 
Әлеге фаҗига буенча тикшерү бара. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading