Татарстан моңа әзерме соң? Эшмәкәрләр, фермерлар, шәхси хуҗалыкларга әлеге яңалык ничек йогынты ясаячак? Бу мәсьәләдәге сорауларны ачыктан-ачык уртага салып сөйләшер өчен эшмәкәрләр, фермерлар республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасына киңәшмәгә җыелды. Аларны кызыксындырган сорауларга Россельхознадзор башлыгы урынбасары Николай Власов җавап бирде.
Аңа кадәр ул журналистлар белән очрашып сөйләште. Николай Власов - “Меркурий” системасын уйлап табучыларның берсе. 2010-2013 елларда ул моны үз алдына ике төп бурыч куеп эшләвен әйтте: беренчесе, биологик һәм азык-төлек куркынычсызлыгы булса, икенчесе, продукциянең җитештерүдән алып кибет киштәсенә кадәрге үткән юлның үтәкүренмәле булуы.
Соңрак, киңәшмә вакытында Николай Власов:
- Сөт базарына анализ ясадык. Без мондагы хәлләрнең начар икәнлеген белә идек, ләкин чынлыкта тагын да начаррак булып чыкты. Сәүдә челтәрләрендәге 60 процент эремчекнең, 30 процент майның, 30 процент сөтнең тиешле таләпләргә җавап бирелмәве ачыкланды. Без нинди көнгә килеп җиттек. Алга таба болай яшәргә ярамый. Тавыш куптаручылар, каршы килүчеләр булыр, әлбәттә, әмма моны хәл итәргә кирәк, - диде.
Җитәкче сүзләренә караганда, бүген Россиядә көн саен якынча 2,2 миллион электрон сертификат теркәлә, ләкин бу бик аз. Мәсәлән, “Магнит” супермаркеты тулысынча электрон сертификатка күчкән һәм тәүлегенә 1 млн документ терки. Идеаль очракта, безнең илдә көненә 20-22 млн электрон сертификат бирелергә тиеш.
- Күчеш бара, әмма аның темплары белән без бер дә канәгать түгел, - дип белдерде Власов журналистларга.
Алай гына да түгел, бүген бу системага бик күп эшмәкәрләр дә күчергә әзер түгел әле. “Меркурий” системасын кертү буенча лидерлар рәтендә – Ярославль. Ә бит узган ел ахырында алдынгы урыннар өчен Татарстан белән Краснодар крае ярышкан иде.
Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов хәбәр итүенчә, Татарстанда 11 миллион электрон ветеринария сертификаты бирелгән. Көн саен республикада 50 мең документ рәсмиләштерелә. Ел ахырына кадәр тәүлегенә 200 мең сертификат бирелер дип планлаштыралар белгечләр.
Дөрес, әлегә бу системаның эшчәнлегенә карата сораулар да, аңлашылмаучылыклар да шактый әле.
Иң күп сораулар - шәхси хуҗалыкларда. Халык: “Хуҗалыгында бер, ике сыер асрап, аларның сөтен саткан кешеләргә дә электрон ветеринария сертификациясе узарга туры киләчәкме?” - дип борчыла. Алмаз Хисаметдинов аңлатуынча, электрон документларны теркәү бурычы я дәүләт ветеринария хезмәтенә, яки сөт җыючы кешегә йөкләнеләчәк.
- Моңа кадәр дәүләт ветеринария хезмәте документны ничек язган булса, хәзер дә шулай булачак. Бу мәсьәләдә бернинди дә проблемалар күрмибез. Бүгенге көндә беренче звено итеп сөт җыючыларны алабыз. Әгәр киләчәктә электрон ветеринария сертификатын һәр хуҗалык язарга тиеш, дигән бурыч куялар икән, без моны кертергә тиеш булабыз, - диде ул.
Интернеты булмаган авыл халкының да борчылырлык сәбәбе юк, дип тынычландыра Алмаз Хисаметдинов.
- Сертификат нәкъ шушы авылда бирелергә тиеш, дигән күрсәтмә юк. Республиканың һәр районында да ветеринария сертификаты язып бирә ала торган дүрт-биш пункт бар. Республика буенча аларның саны 400гә җитә. Һәр сөт җыючы сертификат артыннан район үзәгенә барырга тиеш дигән, таләп та куймыйбыз. Алар күпме сөт җыелу турындагы мәгълүматларны шалтыратып та әйтә ала. Аннан соң хезмәткәрләр электрон сертификатны теге яки бу заводка юллый, - диде ул.
Комментарийлар