Аларның гәүдәләрен водолазлар ярдәменә генә чыгара алалар.
Пермьдә ике бала булган машина елга төбенә төшеп киткән. "Комсомольская правда" мәгълүматлары буенча, Космонавтлар шоссесында ир-ат "ВАЗ-2109" машинасын сәүдә үзәге янында туктатып, кибеткә таба атлый. Бу вакытта машина парковкадан елгага төшеп китә. Салонда аның хатыны белән 2 һәм 4 яшьлек балалары була. Ир-ат автомобиль артыннан йөгереп бара, әмма 4 яшьлек баланы гына коткарып кала. Хатыны белән 2 яшьлек баласы су астына төшеп китә. Аларның гәүдәләрен водолазлар ярдәменә генә чыгара алалар.
Комментарийлар