16+

Нинди очракларда кредитларны түләмәскә мөмкин?

Россиялеләр билгеле бер шартларда кредитны өлешчә генә түләү һәм хәтта бурычны тулысынча «кичерү» хокукына ия.

Россиялеләр билгеле бер шартларда кредитны өлешчә генә түләү һәм хәтта бурычны тулысынча «кичерү» хокукына ия.

Тик әлеге шартларны куанычлы дип атап булмый. Икътисадчы Алексей Кричевский «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Белгеч әйтүенчә, әгәр әҗәт иминиятләштерелсә, страховка очракларында (бурычлы кеше имгәнсә яки вафат булса) аны иминият компаниясе түли. Шәхси белешмәсе килешүдә дөрес күрсәтелмәгән очракта да, бурычка алучының әҗәтне түләмәскә хакы бар. Моннан тыш, бурычка алучылар, процент түләмәс өчен, ике атна эчендә әҗәтен тулысынча кайтара ала.

Икътисадчы хәбәр иткәнчә, гражданинның дәгъва вакыты чыккач һәм өченче затлар ярдәмендә бурычны сатып алгач кредитны өлешчә капларга хакы бар. Банкротлар исә кредит түләүдән азат ителә, дип искәртте ул.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading