16+

Әнисе инвалид баласын машина тәгәрмәсе астына этеп җибәргән

Алай гына да түгел, ярдәм итәргә дип чапкан кешеләрне баласына якын җибәрмәгән.

Алай гына да түгел, ярдәм итәргә дип чапкан кешеләрне баласына якын җибәрмәгән.

Салехардта бөтен шәһәр халкын шок хәленә китергән хәл булган. Әни кеше инвалид кызы утырган арбаны машина тәгәрмәче астына этеп җибәргән. Бәхеткә, бу вакытта машина тик тора торган була. Балага ярдәм итәргә ашыккан кешеләрне дә, хатын-кыз аның янына якын җибәрмәскә тырыша. Асфальтта ятып, каты итеп елаган баласына үзе дә бармаган. 
Аның белән сөйләшеп булмаячагын аңлагач, халык ашыгыч ярдәмне үзе чакырган. Баланы хастаханәгә алып киткәннәр, ә әнисен алкоголь һәм наркотик куллануга тикшерәләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading