16+

Әнисен киллер ярдәмендә үтерткән

Киллер аның сеңлесенең дә гомерен өзгән.

Киллер аның сеңлесенең дә гомерен өзгән.

Өч ел элек Сибайда заказлы үтерүгә бәйле шау-шу куптарган вакыйга заказчыга катгый хөкем карары белән тәмамланган. Күптән түгел Башкортстан Югары суды киллердан анасын үтерткән Руслан Каипкуловны 23 елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем иткән. Ул җәзаны махсус режимлы колониядә үтәячәк.

Ул чакта ялланган җинаятьче заказчының сеңлесен үтерә. Башкаручы үзе дә хөкем ителгән, әмма тагын да катгыйрак җәза алган – аны гомерлек төрмәгә хөкем иткәннәр.

Тикшерү барышында ачыкланганча, элегрәк шәһәр прокурорын үтерүдә катнашкан өчен хөкем ителгән Руслан Каипкулов төрмәдә утырганда башкаручы белән танышкан. Ул киллерга, гаилә бизнесына ия булу өчен, үз анасын үтерергә тәкъдим иткән. Бу максат белән җинаятьчегә 200 мең сум акча түләгән һәм бизнес-леди яшәгән фатир ачкычын биргән. Яшь ир киллерга: «Әнине үтерергә кирәк, чөнки ул бизнеска комачаулый», - дигән. Нәтиҗәдә, башкаручы өлкән яшьтәге ханымны да, очраклы рәвештә өенә кайткан кызын да буып үтергән.

Шунысы игътибарга лаек, заказчы ир үзе тугынының мәетен «тапкан». Шуннан соң яшь кеше тикшерүчеләрне ялгыш юлдан җибәрергә тырышып, күз яшьләре белән тулы бер тамаша уйнаган. Әмма дөреслек ачыкланган һәм ул янә төрмә шулпасы чөмерергә юлланган.

Чыганак: http://kiziltan.rbsmi.ru
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading