16+

Ноябрьдә 4 көн ял көтә!

Ноябрь бәйрәмнәрендә Татарстан халкы дүрт көн рәттән ял итәчәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ноябрь бәйрәмнәрендә Татарстан халкы дүрт көн рәттән ял итәчәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән производство календаре нигезендә, республикада яшәүче кешеләр 3, 4, 5, 6 ноябрь көннәрендә ял итәчәк.

Халыклар бердәмлеге көне (4 ноябрь) якшәмбегә туры килгәнлектән, ял көне дүшәмбегә – 5 ноябрьгә күчә. Моннан тыш, сишәмбедә республикада Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә. Шул рәвешле, татарстанлылар 7 ноябрьдә генә эшкә чыгачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading