16+

Нурлатта урып-җыюны 25 августка төгәлләргә җыеналар

Татарстан Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов урып-җыю кампаниясе барышы белән танышу өчен эш сәфәре белән Нурлат муниципаль районында булды.

Татарстан Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов урып-җыю кампаниясе барышы белән танышу өчен эш сәфәре белән Нурлат муниципаль районында булды.

Быел Нурлат районында чәчүлекләр мәйданы 80474 гектарны тәшкил итә. Аларның 40979 гектарына бөртекле культура чәчелгән. Рөстәм Миңнеханов механизатор, хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде. Район башлыгы әйтүенчә, бүгенге көндә хуҗалыклар барлык кирәкле әйберләр белән дә тәэмин ителгән.

- Бүгенге көндә 8 мең гектар мәйданда уңыш җыелган. Бу якынча 18 процент дигән сүз. Бер гектардан 23,1 центнер уңыш чыга. Урак өстен 25 августка тәмамларбыз дип ниятлибез, - ди Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров. Рөстәм Миңнеханов исә, һәр көннән мөмкин кадәр күбрәк файдаланып калырга чакырды. Быел федераль үзәктән ярдәм булмаячагын да искәртте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading