16+

Нурзадә сөенечле яңалыгын әйтте: "Әни генә күрә алмады..."

Татарстанның атказанган артисты Нурзадә сөенечле яңалыгы белән уртаклашты.

Нурзадә сөенечле яңалыгын әйтте: "Әни генә күрә алмады..."

Татарстанның атказанган артисты Нурзадә сөенечле яңалыгы белән уртаклашты.

“Бүгенге көн иң шатлыклы, иң бәхетле көннәрнең берсе булып истә калыр инде. Ниһаять, мин күптән көткән бүләкләү булды һәм, ниһаять, шушы дәрәҗәле бүләкне – “Татарстанның атказанган артисты” медален кулыма алдым. Рәхмәт республикабыз җитәкчесе Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка 20 елдан артык булган хезмәтемне югары бәяләгәне өчен! Шушы бүләкне ТР Дәүләт Советы рәисе, хөрмәтле Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшин кулыннан алу – минем өчен чиксез зур бәхет! 

Рәхмәт минем белән бергә эшләгән барлык иҗатташ дусларыма. Рәхмәт тугры тамашачыларыма. Рәхмәт әти-әнигә, туганнарга. Рәхмәтемнең зурысы – бу дәрәҗәле бүләкне миннән дә ныграк көткән, 40 ел үзенең тормышын мәдәнияткә багышлаган, миндә сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләгән, кызганычка каршы, бүгенге көнне күрә алмаган әниемә. Бу бүләктә аның да өлеше бик зур. 

Бу бүләк инде тагын зуррак уңышларга этәрә, тагын зуррак җаваплылык өсти. Киләчәктә сау-сәламәт булып, тагын да матуррак җырлар иҗат итеп, эчтәлекле концерт программалары эшләргә һәм яңа уңышларга, дәрәҗәләргә ирешергә язсын”, - дип язган Нурзадә. 

Нурзадәне чын күңелдән котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез! 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading