Украина Кораллы көчләре Казанның гражданнар инфраструктурасына өч дулкында һөҗүм итте.
Һөҗүм 7.40 тан 9.20 гә кадәр барды, дип хәбәр иттеләр РФ Оборона министрлыгында.
"БПЛА төрле юнәлешләрдән өч дулкында кулланылды. Украина Кораллы көчләренең өч пилотсыз очу аппараты ПВО дежур чаралары тарафыннан шартлатылган, тагын өч БПЛА РЭБ чаралары тарафыннан юк ителгән», - диделәр хәрби ведомствода.
Казан Мэриясе хәбәр иткәнчә, Татарстанга 8 һөҗүм итү очрагы теркәлгән. Аларның берсе-сәнәгать предприятиесенә, берсе — елга өстендә шартлаган, 6сы — торак массивка юнәлтелгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, беркем дә зыян күрмәгән. Сәнәгать предприятиеләрендәге сменалар эвакуацияләнгән һәм ышык урыннарда яшеренгәннәр.
Яңалык тулыландырыла
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар