16+

Өч кешене ашаган каннибалны гомерлеккә төрмәгә озаттылар

Ул эт һәм мәче итләрен дә ашаган.

Ул эт һәм мәче итләрен дә ашаган.

Архангельскида кешеләр ашауда гаепләнүче 51 яшьлек Эдуард Селезневка суд булды, аны гомерлеккә ирегеннән азат иттеләр. 

2016 елда шәһәрдә серле рәвештә ир-атлар югала башлый. Аларны волонтерлар белән полиция хезмәткәрләре эзләүгә чыга. Әмма берничек тә таба алмыйлар. Соңрак шәһәр читендә кеше калдыкларына тап булалар, аларның кем икәнлекләре танымаслык була. Бер елдан гына хокук сакчылар аларны үтерүченең эзенә төшә. Ул кешеләрне ашау өчен үтергән булып чыга. 

2016-2017 ел аралыгында өч кешене үтерә дә аларның органнарын ризык итеп ашый. Калган өлешләрен пакетка салып, сулыкларга ыргыта. Каннибал җинаятькә алдан әзерләнә торган булган, аннары корбаннарының фатирында яшәгән. Аларның икесенең туганнары бөтенләй булмаган, шунлыктан югалуларын да сизмәгәннәр. Бер корбанының әнисе аны акча эшләргә киткән дип уйлаган. Каннибал исә, улың фатирны миңа арендага бирде дип, аның йортында яшәгән. 
Җинаятьченең эт һәм мәче итләрен ашавы да билгеле.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading