16+

Өч кешенең гомере өзелгән

Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында чыккан янгында өч кеше һәлак булган.

Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында чыккан янгында өч кеше һәлак булган.

Уналты яшьлек яшүсмер янган йорттан чыга алган, аны автоном янгын сүндерүче сигналы уяткан. 9  декабрь көнне 00.35 сәгатьтә коткару хезмәтенә шәхси торак йортта янгын чыгуы турында хәбәр керә.

Урынга килеп җиткәч, ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын-коткару бүлекчәсе агачтан корылган торак йортның януын ачыклаган.  

Егерме минуттан соң ут сүндерелә. Янгын мәйданы 58,5 кв.метр тәшкил иткән.

Ут суңдерүчеләр бүлмәләрне тикшереп чыгалар һәм тәрәзә янында 2 кешенең үле гәүдәсен табалар. 

Бераз соңрак каза урынында һәлак булган тагын өченче кешенең гәүдәсе табылган.

Йорт республика программасы буенча имин булмаган гаиләләр өчен автоном янгын хәбәрчеләре (АПИ) белән җиһазландырылган булган. 

1988 һәм 1947 елда туган ике хатын-кыз, 1987 елгы ир-ат янгында үлгән.

Янгын сүндерү-коткару бүлекчәләре килеп җиткәнче өйдән чыгып өлгергән 2004 елгы яшүсмер бик каты исерек була. Аның сүзләреннән аңлашылганча,алар кич белән спиртлы эчемлекләр кулланганнар да, йокларга ятканнар. Ул янгын чыгуы турында хәбәр итүче җайланма тавышыннан уянып китеп өйдән чыга алган.

Янгынны сүндерүгә 26 кеше һәм 9 берәмлек техника җәлеп ителгән, шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан - 12 кеше һәм 4 берәмлек техника.

Янгын сәбәбе билгеләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading