16+

Өчесе һәлак булган, алтысы җәрәхәт алган: уфалылар Волгоград өлкәсендә коточкыч һәлакәткә юлыккан

 Волгоград өлкәсе трассасында җиңел автомобиль автобус белән бәрелешкән. Авариядә өч кеше һәлак булган. Тагын алтысы, шул исәптән балалар да зыян күргән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Волгоград өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«„Сызрань — Саратов — Волгоград" автомобиль юлының 468 чакрымында Ssang Yong, „Лада Ларгус“ машинасы һәм Setra автобусы бәрелешкән. „Лада Ларгус“ та утырган өч кеше (машина йөртүче һәм ике пассажир хатын-кыз) һәлак булган, „Лада Ларгус“ та салонындагы өч баланы һәм "Ssang Yong"машинасындагы ике кешене хастаханәгә озаталар", - диелә хәбәрдә.

Һәлакәттә өч бала имгәнә. Аларның икесенә - өч, берсенә - тугыз яшь. Табиблар аларның хәлен уртача авырлыктагы дип бәяли.
Җирле массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, ике җиңел машинада Уфа һәм Екатеринбург кешеләре була. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading