16+

Очсызлы дарулар күбрәк кулланылачак

1 марттан 2016 елга иң кирәкле һәм мөһим даруларның яңартылган исемлеге гамәлгә керде.

1 марттан 2016 елга иң кирәкле һәм мөһим даруларның яңартылган исемлеге гамәлгә керде.

Элеккеге исемлектән бер даруны төшереп калдырып 43 яңа дару өстәлгән. Аарның алтысы - үзебездә җитештерелгән. Хәзер исемлектә 646 дару исәпләнә. Алар арасында гемофилия, муковисцидоз, гипофизар нанизм, Гоше авыруларыннан, яман шештән, склероздан интегүчеләр өчен, шулай ук эчке органнарны яки тукымаларны күчереп утыртканда ярдәм итүче препаратлар бар.

Иң кирәкле препаратлар исемлеге даруларга бәяне дәүләт тарафыннан көйләү ниятеннән кабул ителә. Аның максаты - халыкка һәм дәвалау-профилактика оешмаларына даруларны кулай бәядән сатып алу мөмкинлеге тудыру.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading