16+

Олег Морозов: "Татарстан — Россиядәге аерым дөнья ул"

«Татарстан командасы» иҗтимагый инициативасы кысаларында Татарстаннан Федерация берлеге члены Олег Морозов студентлар өчен парламент дәресе үткәрде. Очрашуда Казан федераль университетының барлык институтлары катнашты.

Дәрес Россия белән Татарстан үсешенә һәм яшьләрнең гражданлык позицияләренә багышланган иде. Казанда туып-үскән Олег Морозов лекцияне КФУ бинасында уку аеруча да күңелле, диде. Казан университетында белем алуы, анда укыта башлавы сәясәтче булып китүендә зур роль уйнаган аның.
- 90нчы елларны да республика, ил кичергән авырлыкларны җиңел җиңеп чыга алды. Без хакимият белән халык арасындагы элемтәне өзмәдек. Бу авыр вакытларда сыгылмаска ярдәм итте.

Татарстанның лидер буларак формалашуына нигез булып торды. Татарстан турында хезмәттәшләрем "үсеш, алгарыш территориясе" дигән сүзләр ишеткәч, минем күңелемдә горурлык хисе уяна. Башка регионнар оялмыйча, без Татарстаннан өйрәнәбез дип әйтә. Бу чыннан да шулай. Татарстан - Россиядәге аерым дөнья ул. Без һәрвакыт нәтиҗәле булган үз юлыбызны эзлибез, - диде Олег Морозов.

Бу танылган сәясәтче һәм иҗтимагый хезмәткәрләр арасында булачак беренче дәресләрнең беренчесе генә әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading