16+

Өлкән яшьтәгеләр бушлай социаль пакет рәсмиләштерә алачак

2021 елдан Татарстанның социаль хезмәтләре үз эшендә өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча яңа хезмәтне гамәлгә кертәчәк.

2021 елдан Татарстанның социаль хезмәтләре үз эшендә өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча яңа хезмәтне гамәлгә кертәчәк.

Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе Instagram-аккаунтындагы туры эфир вакытында шул хакта хәбәр итте.

«2021 елда без „Бушлай социаль пакет“ дигән яңа юнәлеш кертәбез. Анда өлкән яшьтәге кешене карау-тәрбияләүгә юнәлдерелгән хезмәтләр урын алачак. Моңа ризык әзерләү, ашату, санитар-гигиена хезмәтләре (битне юу, теш чистарту, кырыну, тырнак кисү), хәрәкәтләнергә ярдәм итү, саф һавага алып чыгу, душта яки мунчада юындыру керә. Өлкән яшьтәге кешеләргә бушлай хезмәт күрсәтү чоры атнасына 7-28 сәгать тәшкил итәчәк», — диде ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, 2021 елда әлеге система республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә кертелә. Социаль хезмәтләр 6 меңгә якын кешене колачлар дип көтелә. Хәзерге вакытта тәрбиягә яки чит кешеләрнең даими ярдәменә мохтаҗ затларны ачыклау бурычы тора.

«Беренче чиратта, мондый кешеләр белән медицина хезмәткәрләре очраша. Шунлыктан табибка күренгән, диспансеризация үткән вакытта беренчел тест уздырыла һәм кешенең тәрбиягә ни дәрәҗәдә мохтаҗ икәнлеге ачыклана. Алынган мәгълүмат социаль хезмәтләргә тапшырыла. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, тәрбиягә мохтаҗ кешеләр турындагы мәгълүматны үз вакытында алу өчен, Пенсия фонды, Социаль иминият фонды һәм медицина-социаль экспертиза бюросы белән өстәмә килешү төзеде», — дип искәртте Абдреева.

Социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәге гражданнарны барлый башлады инде. Спикер ялгызы яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең күршеләренә алар хакында райондагы социаль яклау бүлекләренә хәбәр итәргә кушты. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading