16+

Өлкәннәр машина йөртү осталыгы буенча көч сынашачак

26 сентябрьдә Казанда Өлкәннәр көне уңаеннан ел саен үткәрелә торган машина йөртү осталыгы бәйгесе узачак.

26 сентябрьдә Казанда Өлкәннәр көне уңаеннан ел саен үткәрелә торган машина йөртү осталыгы бәйгесе узачак.

Ярышлар ЮХИДИ идарәсе комплексы территориясендә үтә, дип яза Казан мэриясе сайты, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең ЮХИДИ бүлегенә сылтама белән.

Бәйгедә шәһәрнең 55 яшьтән узган хатын-кызлары һәм 60 яшьтән узган ир-атлары катнаша ала. 5-333-841, 5-333-842 номерларына шалтыратып, тулырак мәгълүмат белән танышырга һәм катнашу өчен гариза бирергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading