16+

«Омикрон»нан соң коронавирусның башка мутацияләре булачак?

Пандемия коронавирусның «омикрон» штаммы белән генә тәмамланмаска мөмкин.

Пандемия коронавирусның «омикрон» штаммы белән генә тәмамланмаска мөмкин.

Аның артыннан коронавирусның яңа мутацияләре киләчәк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Адхан Гебрейесус шундый фикер җиткергән, дип хәбәр итә РИА Новости.

Белгеч билгеләп үткәнчә, вирус белән көрәшү өчен Covid-19 яңа штаммнары белән вазгыятькә вакытында бәя бирү һәм мониторинг үткәрү бик мөһим.

Аның сүзләренчә, авыр очраклар аз булуга карамастан, «омикрон»ны җиңел авыруга санарга ярамый. Коронавирусның бу варианты шулай ук үлемгә китерергә мөмкин. 

Чыганак

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading